БИРЕ рәв. 1. 1) Алдарак, якындарак, нинди дә булса урыннан, әйбердән якынрак. Аннан бирерәк, сабан туендагыча киенгән егетләр, кызлар – кайсы «Әпипә», кайсы «Барыня» көенә бии-бии, бая гына – үтерелгән көтүче, хәзер инде колхоз оештыручы булып уйнаган Батыршаны әйләндереп алдылар. К.Нәҗми. Ары басма, бире бас, кыек басма басмага; Күркә, күреп, көнләшмәсен күкрәктәге тасмаңа. М.Фәйзи 2) сөйл. к. бирегә. Ул, җен кызлары матурлыгын җыйган мәкерле кыз, мине сихерләгән алмасы белән бире китергән икән. М.Фәйзи. Бай җылкычыларга ала айгырны бире табарак китерергә кушты. Г.Ибраһимов. Нәфисә, Шәрифә, чыгыгыз әле бире. Ф.Бурнаш. Ишекле-түрле ары сугылды, бире сугылды. Н.Хәсәнов 3) сөйл. к. биредә. Аларны ул, әлбәттә, алып китә алмады, бар да бире калдылар. Т.Гыйззәт. Нинди аермалар икәнен бире сөйләп бетереп булмас. Г.Гобәй. Кыйблаи җан вә мөгаллим – әтиебез бире. Кабер ташына язылган сүзләр 2. а. функ. Бу. Ә сез бире квартирга кешеләр китерәсез икән. Г.Камал |