БИРГЕ I с. 1) Берәр нәрсәнең сөйләүчегә якынрак торган ягы; киресе: аргы. Бирге якта аксыл чәчәккә күмелгән алмагач бакчалары күренә. М.Җәлил. Бирге яктан аргы якка маякчы көймәсе йөзеп китте. Г.Гобәй

2) Якындагы, сөйләүчегә иң якын урнашкан. Капканың бирге ягына озын мыеклы, кызыл борынлы стражник чыгып басты. К.Нәҗми. Юка такта белән икегә бүленгән бу өйнең бирге өлешендә иске сандык, чөелдерексез камыт, ярты тубал солы аунап ята. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә