БИРӘН и. 1. 1) гади с. Күп һәм теләсә нәрсәне талымсыз ашый яки исерткеч эчемлекләр эчә торган кеше, гуҗ, туймас тамак. Юк, мин бирән кебек тыгынганына кызыкмыйм. М.Фәйзи. Үзең беләсең, безнең бирән бөтен тапкан-табынганын эчеп бетереп бара. Ф.Яруллин. Тфү. Бу бирәне дә монда икән әле. Һай, һай-һай! Д.Аппакова. Бу бөҗәкләр, тупас итеп әйткәндә, – коточкыч бирәннәр. Кызыклар дөньясында 2) Йөрәк, бөер һ.б. авыртканда, организмдагы төрле куышлыкларга сары су җыелудан эче күпкән, зур корсаклы кеше 2. с. Комсыз, нәфесле. Әти-әниләрнең гомер буе шул «дәүләт» исемле бирән алпавытка бил бөккәннәре дә җиткән. Ф.Фәтхелисламов ◊ Бирәнгә сабу сөйл. Сары су авыруына дучар булу. Хода күрсәтмәсен байларның, елкы итен ашап, бирәнгә сабуын. Ш.Мөхәммәдев. Бирәнен чыгару Күп мал бирүдән гаҗиз булу. Ул бурычларны түли-түли, колхозның бирәне чыгар әле. Ф.Бурнаш. Бирән корсак гади с. Ашап туймый торган, комсыз кеше турында. [Сәрби:] Син кайдан нәрсә ишеттең, бирән корсак? Ф.Бурнаш. Күп халык, театр уеныннан артыграк, безнең бирән корсак татар байларының сәрхушланып кыланышларыннан кәефләнделәр. Ш.Мөхәммәдев. Бик күп илләрне, бирән корсак, кабып йоткан идең, – Костырырлар йотканыңны, тотса Мәскәүләр якаң! Ә.Исхак. Бирән тамак к. бирән корсак |