БИОТОК и. гр. мед. 1) Тере организмнарның күзәнәкләрендә барлыкка килә һәм аларның эшчәнлеген чагылдыра торган электр импульслары. Ә күңел сизде бүген. Иртәдән бирле. Юк, кичәдән бирле. Син кайчан килдем дисең? Кичәме? Менә биотокларны без белеп бетермибез әле... М.Мәһдиев. Якынрак торган кешенең биотоклары безгә тәэсир итәме, әллә, кыймылдаганда, аның гәүдәсе һава дулкыны кузгатамы? М.Юныс

2) күч. Ике кеше арасында булган бер-берен аңлау, сизенү сәләте, рухи элемтә. «Биоток» дигән нәмәстәкәйне, күрәсең, галимнәр тикмәгә генә әйтмиләр икән. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә