БИОЛО’ГИЯ и. гр. Органик дөньяны, табигать кануннарын өйрәнә торган фән. Тормышта үзенә бер юл сайлап өлгермәгән һәм сайлап өлгерү өчен әле бик яшь булган бу матур кыз, бер үк вакытта, биология факультетында да, балет мәктәбендә дә укый, ат өстендә йөрергә дә өйрәнә, парашют белән дә сикерә, пулемёттан да ата һәм шунысы гаҗәп: аралары ерак, аермалары зур булган шушы эшләрнең һәркайсын ул яшьлеккә генә хас ялкын белән, энтузиазм белән башкара. И.Гази. – Әгәр кешенең биологиясе үзгәрсә, ул инде кеше булмаячак! – диде шагыйрь, кайнарланып. А.Тимергалин. Ләкин ул вакытта табигать турындагы фән – биология – әле аз үскән иде. Н.Верзилин |