БИОЛО’ГИК с. 1) Биологиягә караган, биология белән бәйле (зоология, ботаника, анатомия, кеше физиологиясенә караган). Бу биологик төрлелекнең бетүе планетадагы күп халыкларда зур кыенлыклар тудырачак. Шәһри Казан

2) Тереклеккә хас процессларның, күренешләрнең интенсивлык дәрәҗәсен, сыйфатын билгеләгән. Әдип, Җәләш һәм Зөләйха сурәтләрен бер-берсенә каршы куеп, һәр икәвесенең ике угыл язмышына «биологик» багланышларын күрсәтмәкче була. Г.Нигъмәти. Һәрбер колакта 120 ләп биологик актив нокта бар. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә