БИО’ЛОГ и. рус Биология белгече, биология фәнен өйрәнүче. Физиклар һәм биологлар өчен су, гомумән, яртылаш онытылган проблема санала. Б.Сергеев. Биолог алар белән мәш килде, үзенең аппаратлары ярдәмендә, хәтта, аларның башларында ничә сыр булуын да исәпләп чыгарды. Р.Мөхәммәдиев. Ике кызыбыз да биологлар: Алсу – Чаллыда, ә Җәмилә Уфада яшиләр. Ш.Галиев. Америка биологы Браун җирнең магнит кырында моллюскларның, суалчаннарның һәм хәтта суүсемнәрнең ориентлашуын күрсәтә. Могҗизалар энциклопедиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә