БИОКЫР и. Парапсихология фәненә караган: махсус приборлар ярдәмендә генә балкып яки яктырып күренә торган, кеше гәүдәсе тирәсендәге кыр. Биокырларны тотып алучы приборны көчәйткеч аркылы динамикка тоташтырдылар, һәм аларның тавышлары яңгырады. Могҗизалар энциклопедиясе. Авырып киткән кешенең биокырында кара таплар (тишекләр) хасил була, төсләр тоныклана. Мәдәни җомга. Мәсәлән, хәзер инде бөтен кешегә дә мәгълүм: биокырлар барлыгы, кешеләрнең энергия белән бер-берсенә йогынты ясаулары, сүзләрнең гипнотик көчкә ия булуы һ.б. Акчарлак |