БИОГРА’ФИЯ и. гр. 1) Кемнеңдер тормыш юлы тасвирламасы; тәрҗемәи хәл. Һәм, шушы конкурсның шаукымы нәтиҗәсендәме, Англиядә чыга торган атналык бер газета минем кыскача биографиямне, фоторәсемемне һәм берничә шигыремне инглиз телендә укучыларга тәкъдим итте. Ф.Яруллин. Бу шәхеснең биографиясенә караган язма мәгълүматларны Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихе Болгария» һәм Таҗетдин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» исемле китапларыннан беркадәр табып була. Татарстан. Ул вакытта мин Гёте биографиясен беркадәр белсәм дә, гениаль шагыйрьнең тирә-юнендәге тормыш кызыкларын күрү өчен һич тә бушамаганын, гомеренең соңгы көннәрендә, шул сәбәпле, үкенеч белдерүен укымаган идем. Казан утлары

2) күч. Үткән гомер, тормыш. Кемнәр килеп кемнәр китми җиргә, Җир – ул биографияләр китабы. Язмышымны мин дә яздым шунда, Халкым куяр соңгы ноктаны. Ф.Яруллин. Дәүләт эшлеклеләренең, исән чакта, кешелекле биографиясен киң массага җиткермәү – үрнәк алырдай гаилә коралмаган «халыклар атасы» чорыннан калган серлелектер, мөгаен... М.Галиев. Моңа, бәлки, Газинур белән Саша биографиясенең уртак урыннарының да беркадәр тәэсире булгандыр. Г.Әпсәләмов. 1962 елдан башлап, аның биографиясе Казан педагогия институты белән бәйле. Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә