БИНТ и. нем. Яра, шеш һ.б.ш. авырткан урыннарны бәйли торган, озын тасма рәвешендәге бәйләвеч марля. Үзенә дип алган ак бинт белән Ул күкрәген бәйли Галимнең. Ф.Кәрим. Тәрәзә төбенә сөялгән агайның ачык якасыннан бинт белән уралган күкрәге агарып күренә. Р.Вәлиев. Ул эшен дәвам итте: авыруның кулын яхшылап чистартты, җәрәхәт тирәләренә йод сөртте, бинт белән бәйләде. Р.Кәрами |