БИНОКЛЬ и. лат. Ерактагы әйберне якынайтып, зурайтып күрсәтә торган оптик прибор. Эскадрон командиры да бинокле белән шул калкулыкка таба карап тора иде. А.Шамов. Ул, нечкә каеш белән иңенә эленгән биноклен күзенә китереп, теге як ярга текәлде. Г.Бәширов. Ә аның янында кечерәк кенә бер малай үзе сөргән җирнең бер башына баскан да икенче башын бинокль аша күзәтә. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә