БИНИҺАЯ с. гар.-фар. 1. Чиксез, очсыз-кырыйсыз, гаҗәеп зур яки санап бетергесез күп. Менә алар белән берлектә, алар карамагында биниһая зур эшләр башкара алырсың син. Р.Фәизов. Хуҗаларның кайтып төшүе өйдә биниһая ыгы-зыгы кузгатты. Ә.Фәйзи. Хөрмәне өзеп кабарга теләүчеләр – кызымның артыннан сөйрәлүчеләр биниһая. Т.Галиуллин 2. рәв. мәгъ. Бик, бик күп. Биниһая зур башы, гөмбәз кадәр, Ни сәбәптәндер, башында фәс тә бар. Г.Тукай. Диңгездә бүген медузалар биниһая күп күренде. К.Миңлебаев. Әйтик, химик азык күрмәгән биниһая таза, сәламәт йөз ир берочтан гырлап йоклый, ди. М.Галиев |