БИНАХАК рәв. гар.-фар. сөйл. Хаксызга, нахакка, урынсызга, гаепсезгә. Якын кешемне бинахак рәнҗетүемә үкенү хисеме, тәгаен, ул мизгелдә дә әйтә алмаган булыр идем, хәзер дә әйтә алмамдыр... К.Миңлебаев. Бинахакка мине ябачакларын белмәдеңмени?! Р.Кәрами. Колхозлар оештыру эшендә активлык күрсәткән, сабый балалар белән уртак тел тапкан коммунист мәктәп директорының бернинди гөнаһсыз кулга алынганы, бинахак атылганы ачыклана. Казан утлары |