БИНА и. гар. 1) Төрле учреждениеләр, предприятиеләр һ.б.ш. урнаша торган зур йорт; шулай ук күп квартиралы торак йорт, архитектура корылмасы. Бу көннәрдә, күрше колхозлар белән бер булып, җидееллык мәктәп бинасын эшләргә тотындылар. Г.Бәширов. Сугыш туктагач, 12 нче мәктәпне, төп бинасыннан госпитальне каядыр күчереп, янә үзебезгә бирделәр. К.Миңлебаев. Алда, аксыл рәшә эчендә, Бөгелмәнең биек таш йортлары, элеваторы, тегермән биналары, завод трубалары күренде. Г.Әпсәләмов 2) Гомумән йорт, өй, корылма. Иртәгәсен Муса, торып, ишегалдына чыгуга, һәр бинаның стеналарына, капка һәм тәрәзә башларына кара каймалы кайгы флаглары эленгән иде. Ш.Маннур. [Гәрәй байның] Әллә нинди буяп, чибәрләп салынган зур өйләре – авылның җиргә сеңеп юк булырга торган кебек мескен вә аяныч биналары уртасында башларын --- күккә күтәреп утыралар. Г.Ибраһимов |