БИМЕТАЛЛ и. лат. махс. 1. Ике төрле металлдан торган, ягъни бер металлны икенчесе белән каплаган әйбер. Төрле металлардан, мәсәлән, тимердән һәм җиздән ясалган ике озынча пластинканы заклёпкалар белән бер-беренә беркетсәк, биметалл пластинка хасил була. Физика курсы

2. с. мәгъ. Икеләтә металлдан эшләнгән. Биметалл акча системалары вакытында, акча әйләнешенең гомуми эквиваленты һәм нигезе булып, бер үк вакытта ике металл – көмеш һәм алтын хезмәт иткән. Политэкономия



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә