БИМАЗАЛЫ с. 1) Тынгысыз; борчулы, тынычлыкны боза торган. Авыл бимазалы йокыга талды. А.Гыйләҗев
2) Мәшәкатьле, мәшәкать тудыра торган. Кешеләр белән ачуланышмаска өйрәнгән Сөләйманга бу бимазалы урын һич тә кулай түгел иде. Р.Батулла