БИМАЗАЛА’У ф. 1) Борчу, тынычсызлау; мәшәкать тудыру. Төрле-төрле сораулар аның җанын бимазалады. Н.Хәсәнов. Ниләр бимазалый җаннарыңны. Ни әйтергә миңа телисең? Ф.Тарханова 2) Комачаулау, мәшәкатьләү. Аслары өскә килгерләре!.. Төн уртасында кеше бимазалап... Ә.Фәйзи Бимазалап алу Аз гына, кыска вакытлы бимазалау Бимазалап бетерү Бик нык бимазалау. --- үксез, каңгырып йөргән сабыйларны күз алдына китерә дә, күңеле әллә нишләп китә. Нигә шулай бу, дигән сораулар миен бимазалап бетерә. Х.Камалов Бимазалап йөрү 1) Туктаусыз, еш, әледән-әле бимазалау. Юк-бар шигең белән олуг кешеләрне бимазалап йөрү килешерме? Ф.Латыйфи. Бу – аның, ишекне ябыгыз, бимазалап йөрмәгез, дигәнен аңлата иде. М.Маликова 2) Җәфалау, тынычсызлау, борчу. Көн буе сабан сөреп кайтып киләм, вакытсыз йөрмә әле, бимазалап.М.Гафури Бимазалап кую Кинәт бимазалау Бимазалап тору Даими рәвештә, бертуктаусыз бимазалау. Хәдичә кая баруын яшерә, димәк, кешене бимазалап торуның кирәге дә юк. М.Хәсәнов. Мине вәкил итеп җибәрделәр: күз-колак булырсың, янәсе, уңган-булган игенчеләрне бимазалап торырсың, ялкауланырга ирек бирмәссең. К.Миңлебаев Бимазалап чыгу Билгеле бер вакытның башыннан ахырына кадәр бимазалау; һәрберсен, һәркайсын бимазалау. Ул [йорт иясе] бу өй хуҗаларын кич буе, хәтта төн буе бимазалап чыгарга мөмкин. Г.Гыйльманов Бимазалый башлау Бимазаларга керешү. Наташаны соңгы арада бик еш бимазалый башлаган бу авыр уйлардан арындырырга кирәк икәнен яхшы аңлый ул. А.Фәләхов Бимазалый бирү Бимазалавын дәвам итү Бимазалый төшү Тагын да бимазалау |