БИЛЬЯРД и. фр.<ит. 1) Сукно тарттырылган махсус өстәлнең биегәеп килгән кырыйларындагы челтәр капчык кидерелгән тишекләргә шарлар бәреп төшереп уйный торган уен. Газета-журнал караштырабыз, бильярд уйныйбыз, берәр партия шахмат сугабыз. Р.Сибат. Коллегалар һәм укытучылар белән, атнага ике тапкыр волейбол уйнарга йөрибез, бильярд уйныйбыз. Илсаф. Чит өлкәдән килгән кунаклар аның авызына гына карап тордылар. Бильярдта аңа гына җиңелделәр. М.Галиев

2) Шул уен өчен махсус өстәл; шундый өстәле булган бүлмә. Кичләрен иркен бильярд бүлмәсенә җыелышабыз. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә