БИЛЧӘН и. бот. Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан, чәнечкеле озынча яфраклы эре чүп үләне; русчасы: осот. Мул булып үскән билчәннәрне, тигәнәкләрне ерып, ялантәпи үргә каршы йөгерү – үзе дә җиңел түгел. Р.Хафизова. Татарстанда яшелчә билчәне (каз билчәне), кыр билчәне, каклавыч, кытыршы билчән, саз билчәне үсә. Ботаника



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә