БИЛЛЕ с. 1) Киемнең бил турысы тарайтылган, билгә сыланып торган, билләнеп торган. Аның башында – каракүл озынча бүрек, өстендә нечкә билле, күкрәге, якасы укалы бишмәт иде. Г.Ибраһимов 2) Уртасы икенче төс белән аерылып торган. Кайберсе – бармак сыман озынча кызыл билле прәннек, кайберсе – сәдака итеп, ярты тиен яки бер тиен бакыр тоттыргалап чыгардылар. Ә.Фәйзи |