БИ’ЛЛӘҺИ ы. гар. Нинди дә булса гамәлнең дөреслеген раслау өчен әйтелә торган ант сүзе, чыннан да. Юк, Фәгыйлә, юк, моннан соң андый сүзләрне валлаһи сөйләмәбез, билләһи сөйләмәбез, җир упсын – сөйләмәбез... М.Әмир. Билләһи, дип әйтәм, бу консерваторияләр, театрлар, концерт заллары безнең авылда булса, мин шуларда, ыштан балагы белән инештә маймыч тоткан кебек, үз малай булып үссәм, кем чыгар иде миннән! Р.Вәлиев . Оят, билләһи! Яшь гомереңне жәлләмичә, сузыл да үләргә ят инде. Н.Гыйматдинова. Өй түгел, музей, билләһи. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә