БИЛЕТ и. фр. 1) Гадәттә, түләүле һәм нәрсә белән дә булса файдаланырга хокук бирә торган вакытлы документ. Андыйларга 9 сум 30 тиенлек самолёт билеты – ул азатлык кәгазе. К.Кәримов. Барыбыз да эшкә җигелдек, безнең арада моңарчы булмаган татулык һәм бердәмлек хөкем сөрде: кем, билетлар язып, аларга мәктәпнең мөһерен суга, кемдер ул билетларны сатып торачак, кемдер ишек төбендә контролёр булачак, кемдер гардеробта кием кабул итәчәк. К.Миңлебаев. Егет трамвайга керү белән билет алды да тәрәзә янына җайлабрак утырды. Р.Кәрами 2) Нинди дә булса оешма, партия әгъзасы булуны күрсәткән, аерым бурыч һәм вазифаларны билгели торган документ. Хәзергә күкрәк кесәсендә партия билеты йөртмәсә дә, йөрәге белән күптән чын коммунист инде [Габитов]. К.Фәсәхов, А.Сәлахетдинов. Хәтта миңа, бераз вакыт, комсомол билетымнан аерылып торырга да туры килде. М.Әмир. Шәрәфи әгъзалык билетын күрсәткәч, ишек ике якка аерылды. Г.Ибраһимов 3) Кәгазь акча билгесе; кыйммәте булган кәгазь. Кыз өенә кәгазь алып кайта, тик ул акча булып чыкмый, бернигә ярамаган отыш билеты булып чыга. Г.Нигъмәти 4) Имтихан тапшыручыга җавап бирү өчен сораулар язылган кәгазь. Алган билетым икәү булып чыкканын абайлаганда, аскы билетны өстәлгә кире куйганда, профессор, катгый рәвештә: – Билетларның икесен дә куегыз. Икенче тапкыр килерсез, – диде. К.Миңлебаев |