БИЛДӘМӘ и. 1) Түшкәнең бил тирәсе; югары сыйфатлы ит. Алардан ерак түгел ит кибетләре, симез сарык билдәмәләре белән тулы арбалар күренә. Г.Ибраһимов. Азык-төлек кибетенә кереп, сарык итенең билдәмәсен сайлатып алдым... М.Мәһдиев. Пешерү алдыннан, дуңгыз баласын кисәкләргә бүләргә: башын кисеп алырга, тушны бөер турысыннан (билдәмәсеннән) аркылыга кисәргә, һәр өлешне сырт сөягеннән тагын урталай ярырга кирәк. Йорт эшләре 2) диал. Киемнең бил турысы 3) диал. Билбау. --- үзара сөйләшә-сөйләшә, бер-берсенә булыша-булыша, эчке һәм тышкы күлмәкне, күкрәкчәне, билдәмәне тектеләр. Гөлшаһидә |