БИЛГЕСЕЗЛЕК и. 1) Ачык, төгәл булмаган хәл, халәт. Аякларым атлаган саен хәлсезләнә бара, бугазыма утырган аяныч билгесезлек, олы хәвеф төере сулыш алырга ирек бирми. К.Миңлебаев. Шул да җиткән – йотмас өчен Билгесезлек дигән упкын. Н.Нәҗми. Иң кыены – беренче адым: алда торган билгесезлек күңелгә бер минут тынычлык бирми. И.Гази 2) линг. Аерым грамматик чаралар белән белдерелгән билгесез булу мәгънә төсмере. Баш килештәге исем туры объект мөнәсәбәтен билгесезлек төсмере белән белдерә һәм, һәрчак, үзе ачыклаган фигыль белән янәшә килә. Ф.Хисамова |