БИЛГЕСЕЗ с. 1. 1) Билге, тамга салынмаган, билгесе, тамгасы булмаган. Кичке сигезләр тирәсендә, билгесез машина хуҗасы берьюлы дүрт җәяүлене бәрдереп китә. Акчарлак

2) Таныш булмаган, чит, ят. Мәрьям, бу билгесез адәмне тану өчен, кулы белән аның беләкләрен, йөзен капшый башлады. Г.Ибраһимов. Бер ягына – кызыл йолдыз, икенче ягына якорь төшерелгән бу зур соры таш астында Бөгелмә ревкомының членнары Петровская белән Просвиркин иптәшләрнең һәм янә бер билгесез матросның гәүдәләре ята. Г.Әпсәләмов. Билгесез яшь егетнең язмышы җырлаучыларга да, тыңлап торучыларга да чамасыз кызганыч иде. А.Шамов

3) Билгеле булмаган, өйрәнелмәгән, тикшерелмәгән; мәгълүм түгел. Боларда чит, билгесез галәмгә, «тән яшәве белән түгел, башка бер яшәү белән» яшәргә омтылыш та бар. Г.Нигъмәти. Бу – моңарчы билгесез дөньяны ачу, шуның белән йотылып, онытылып яшәү. Ә.Фәйзи. Алар бу билгесез планетага төш вакытында килеп төштеләр. Р.Мөхәммәдиев

4) Анык, ачык булмаган. Аннары, йөк машинасына көрәк белән төягәндә чәчелгән акчаларны кесәләренә тутырып, билгесез юнәлештә китеп юк булдылар. З.Мәхмүди. Бөтен тәнемне билгесез тревога чолгады. М.Әмир

2. хәб. функ. Билгеле түгел, берәү дә белми. Сахраларны яңгыратып, авыр туп арбалары кай җиргә барып тукталыр, әлегә билгесез. Һ.Такташ. Яңгырның күпмегә сузыласы билгесез, аяз булып килгән җәйдә аны көтмәгәннәр дә иде, синоптиклар да аны кичтән хәбәр итмәде. Г.Ахунов

3. и. мәгъ. мат. Эзләнелә торган, табылырга тиеш булган зурлык. Билгесезне билгеле (саннар) аркылы белеп була. Һ.Такташ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә