БИЛГЕЛЕЛЕК и. 1) Билгеле булу. Билгелелек дәрәҗәсе 2) линг. Аерым грамматик чаралар белән белдерелгән билгеле булу мәгънә төсмере. Эшнең туры объекты, шулай ук, төшем килешендәге исем белән дә белдерелә, бу очракта килешнең мәгънәсенә билгелелек мәгънә төсмере өстәлә. Ф.Хисамова. Татар теленең иялек килеше татарча өйрәнүчеләр өчен берникадәр кыенлык тудыра. Монда, төшем килешендәге кебек, килеш формасы билгелелек яки билгесезлек төсмеренә карап куела. Р.Юсупов |