БИЛГЕЛЕ с. 1. 1) Билге салынган, тамгасы булган. Билгеле терлек-туар. Билгеле кош-корт 2) Яхшы таныш, мәгълүм. Ротмистр боларны туктатырга уйлады, ләкин --- һәммәсе билгеле, таныш байлар булганга, борчылырга сәбәп тапмады. Г.Ибраһимов 3) Анык, ап-ачык, ачык аңлаешлы, исбатланган, һәркемгә мәгълүм. Хәятнең бүгенге күренеше Михаилда тагын теге тойгыны уятты, һәм бу юлы инде кискенрәк һәм билгелерәк итеп уятты. Ф.Әмирхан. Шулай ук мәкальләрнең, сәнгать әсәре булулары белән бергә, тормышта да практик роль уйнаулары – билгеле мәсьәлә. Н.Исәнбәт 4) Нинди дә булса берәр эш эзлекле рәвештә башкарылып килгән, махсус билгеләнгән (вакытка карата). Билгеле бер тарихи чор алына. М.Җәлил. Шулай, көннең билгеле бер вакытында, төрле юллар, төрле хәйләләр белән, болынга, куе таллар эченә җыелалар. Г.Ибраһимов 5) Мәгълүм (бер), аерым (бер), күпмедер, беркадәр. Ул – билгеле заман, билгеле урын, билгеле халык, билгеле сыйныф кешесе түгел. Г.Нигъмәти. Шул нигездә аңарда бу чорда билгеле бер каршылыклар булуын да күрәбез. М.Җәлил. Бу хәл – билгеле бер даирәнең яман ниятеннән генә туган нәрсә түгел. Ф.Әмирхан 6) Күренекле, атаклы, танылган, мәшһүр. Оригиналь операларның партияләрен үтәүгә, С.Садыйкова, Г.Кайбицкая, М.Рахманкулова, А.Измайлова, Булат Маннапов кебек, электән сәхнәдә озак эшләгән билгеле җырчылардан тыш, Ф.Насретдинов, Сәйфетдинов, Бичурин, Зәбирова, Сакаева, Халитова һ.б. кебек яшь җырчылар да тартылдылар. М.Җәлил. Аксак Тимер – тарихта билгеле урын алган тарихи шәхес, бөек полководец. Р.Әмирхан 2. хәб. функ. Аңлашыла, сизелеп тора, дигән мәгънәдә. Кичә большевиклар өндәмәсен таратуда синең кулың уйнаганы миңа билгеле. Т.Гыйззәт. Иптәшләре арасында Баязитның соңгы заманда гадәттән тыш өметсезлеккә, пессимизмга чумуы билгеле иде. Г.Ибраһимов. Димәк, авыру икәне билгеле. М.Җәлил 3. кер. сүз Үзеннән-үзе аңлашылганча, бәхәссез, әлбәттә. Билгеле, шуларныкы, үзләренчә, миңа яманлык теләүләредер, ләкин алар ялгышалар. Т.Гыйззәт. Билгеле, мин капкынга төшкән күсе шикелле акыра, тыпырчына башладым. М.Әмир. Зарланып тормыйсың, билгеле. Ф.Сафин. Билгеле, алар үзләре яшәгән планетаны «Җир» дип атамыйлар иде. Тәмуг чәчәге |