БИЛГЕЛӘ’Ү ф. 1. 1) Билге, тамга салу. Хәзер, һич кичекмәстән, аның каян кая кадәр сузылганлыгын билгеләргә кирәк. Г.Әпсәләмов. А ноктасыннан аска таба 33 сантиметр (үлчәү буенча арка ягының билгә кадәр озынлыгы) үлчиләр һәм Т хәрефе белән билгелиләр. Йорт эшләре 2) Билгеле бер максат белән атап, аерып, бүлеп кую. Ләкин, моның өчен, табигатьнең үзе билгеләгән, моның үзенә генә махсус кебек булган әллә нинди юлы бар шикелле тоела. Г.Ибраһимов 3) Кемнең дә булса карамагына, җаваплылыгына, файдалануына бирү, тапшыру. Атларны төнлә басуда саклар өчен, өч пионер билгеләргә. Г.Гобәй 4) Нәрсәнең дә булса микъдарын, вакытын, урынын, максатын һәм бурычларын ачыклау; хәл кылу, чишү. Иртәгә иптәшләрнең һәммәсен җыйнап, кайчан китерү һәм ничә ат белән бару кирәклекне билгеләрбез. Ш.Камал. Пленумда язучылар конкрет иҗат бурычлары билгеләделәр. М.Җәлил. Гөлнур Гөлләрне күз алдына китерде һәм, елмаеп, өстәде: – Без аның урынын да билгеләдек инде. Г.Әпсәләмов 5) Исәпләү, чамалау, күз алдына китерү; нәрсәне дә булса күрсәтү, ачыклау. Көнен билгеләп, чыгарган карарлары белән танышып китәрбез. Т.Гыйззәт. Мәскәүдә узган ике очрашуда җиңүчене соңгы минутларда гына билгеләргә туры килде. Шәһри Казан. Вузларның, укыту һәм тикшеренү эшләренә, аларның дөнья күләмендә казанган дәрәҗәсенә карап, рейтингларын билгеләү күптәннән килә. Мәгърифәт 6) Нинди дә булса хезмәткә, эшкә, укуга һ.б.ш.га урнаштыру, вазифа йөкләү, кую, җибәрү. Мине күрше авылга, сигезеллык Олы Бортас мәктәбенә директор итеп билгеләделәр. З.Рәмиев. Хәзер үзен Тәтеш шәһәренә татар балаларын русча укытырга билгеләгәннәр, берничә көннән шунда китәргә җыена. Т.Гыйззәт. Карлыгачны булачак бакчаның звено башлыгы итеп билгеләделәр. Г.Бәширов 2. билгеләп рәв. мәгъ. Ачык кына, төгәл, тәгаен. Ләкин ул турыда хәзер мин, билгеләп, бернәрсә дә әйтә алмыйм. Ш.Камал Билгеләп алу Тиз генә билгеләү Билгеләп ату Ашыгып, тиз-тиз билгеләү Билгеләп бару Берсен дә төшереп калдырмыйча, һәр очракны аерым-аерым билгеләү. Гидравликага корылган насосларны күздән кичерде, кирәкле мәгълүматларны аерым кәгазьгә билгеләп барды. Н.Хәсәнов . Алар моны [җилсезлекне] ганимәт белеп, юлчылар артыннан берәм-берәм йокыга китәләр, тик, йолдызларга карап, көймәнең юлын билгеләп бара торган койрыкчы гына уяу кала. Г.Ибраһимов. Төп сыйфатларны язучы текстта да аерып билгеләп бара. Д.Заһидуллина Билгеләп бетерү Билгеләү эшен ахырга кадәр төгәлләү, барысын да билгеләү. Мин синең шикелле --- түгел. Син генә ул һәммә шакмакларны билгеләп бетергән. Г.Камал Билгеләп җиткерү Тәмам, төгәл ачыклау. Мәрфуга апага һәм үзем билгеләп җиткерә алмый торган әллә кемнәргә ачуым килде. Ф.Әмирхан Билгеләп йөрү Әлеге вакытта нәрсәне дә булса билгеләү белән мәшгуль булу . Фәләхнең моңа кадәр дә соңга калып кайткан чаклары бар, хәтта бер тапкыр, үз урынбасарыннан берәүнең туган көнен «билгеләп» йөреп, төнге бер тулганда гына кайтып кергән иде. В.Нуруллин Билгеләп килү Электән үк дәвамлы рәвештә билгеләү. Безгә каршы килүчеләр, шуны белеп, үзләренең шуңар карата мөнәсәбәтләрен билгеләп килергә тиешләр! С.Баттал Билгеләп китү Сүз уңаенда аерып күрсәтү. Милли Мәҗлес рәисе академик М.Алескеров та, Премьер-министр урынбасары, күренекле язучы Элчин Әфәндиев та, сөйләшүләр вакытында, татар халкының латин графикасына күчү теләген берсүзсез хупладылар, бу мәсьәләнең, хәл ителгән очракта, Татарстан мөстәкыйльлеген ныгытуда зур бер адым булачагын билгеләп киттеләр. Р.Миңнуллин. Халык күңеленә яшь язучы Хәниф Хәйруллинның «Канатлар талмасын» дигән беренче әсәре дә хуш килгән икән. «Анысын да ничектер билгеләп китәргә иде бит!» – дигән сүз чыкты. Х.Сарьян Билгеләп кую Алдан билгеләү, билгеләргә өлгерү. Әсәрдә ике «фикер»нең нинди характерда күрсәтеләчәген алдан билгеләп куйганнар. Г.Нигъмәти. [Бәдри:] Менә шуны билгеләп куясы иде. М.Фәйзи. Егетне, шунда ук, туган авылы Көмешлесу мәктәбенә укыту эше буенча мөдир итеп билгеләп тә куйдылар. Я.Зәнкиев Билгеләп тору 1) Даими рәвештә билгеләү 2) Әле, хәзерге вакытта, сөйләгән моментта билгеләү 3) Алдан планлаштыру. Мәсәлән, үзенең ак ука тоткан, якут каптырмалы сары бәрхет камзулын – Гөлбикәсенә, мәрҗәннән җыеп эшләнгән әдрәс астарлы кашмау белән чәч кабын – Пермьдәге олы кызы Сылубикәсенә, картыннан калган камчат бүрекне улы Суфиянга билгеләп тора. Ә.Еники Билгеләп узу 1) Мактауга, бүләкләүгә лаек, дип табу 2) Кемнең дә булса хөрмәтенә яки нәрсәне дә булса искә алып, тантаналы кичә үткәрү, бәйрәм итү. Халыкка стимул ясап, намуслы хезмәтен билгеләп узсак, начар булмас, минемчә. Г.Ахунов 3) Сүз уңаенда әйтү, язу. Сүз уңаеннан билгеләп узыйк: сугыш чорында шигырь чаң булып кына яңгырамады, меңләгән укучылары аша дошман йөрәгенә ук булып кадалды, бәгырен ут булып өтте... Р.Фәйзуллин. Шулай да бу чорда, инде билгеләп узылганча, татар музыкаль фольклорын чын-чынлап өйрәнә башлауда рус һәм чит ил галимнәре зур роль уйнадылар. К.Миңнуллин Билгеләп үтү к. билгеләп узу. Соңгы елларда күп кенә бакчаларда Белем көнен, Өлкәннәр көнен билгеләп үтү дә традициягә кереп бара. К.Закирова Билгеләп чыгу Берәмтекләп, һәрберсен билгеләү; башыннан ахырына кадәр билгеләү. [Һәр җан иясе] Үзе яшәгән тирәлекнең чикләрен билгеләп чыга. М.Галиев Билгеләп яту Әле, хәзерге вакытта билгеләү. Туган көнне билгеләп ятасызмы? Т.Галиуллин Билгели бару Һәрберсен, булган берсен, даими билгеләү Билгели килү Элек-электән, һәрвакыт билгеләү |