БИЛГЕЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. билгеләү. Билгеләнде сугыш җире итеп басу, Уңай булыр анда, диеп, көч сынашу... М.Гафури. Билгеләнгән җыелышны кичектерергә ярамый. Т.Гыйззәт. Иртәгәсе көнне, главный мастерской һәм тимер юл участогы эшчеләре, забастовка өчен билгеләнгән өч көнне көтмичә үк, эш ташладылар. Ш.Камал 2) Фактлардан, хәлләрдән чыгып аңлатылу, ачыклану. Көчләр билгеләнмәгән, Кем башкара, ни эшне? Ш.Камал. Туйга ничә чана, ничә кеше киләчәге билгеләнде. Г.Ибраһимов. Дөньяда ир-егетнең кешелеге, егетлеге, иң беренче чиратта, аның хатын-кызга мөнәсәбәте белән билгеләнә. Р.Хафизова 3) Тоелып, беленеп тору. --- анда әле зәгыйфь билгеләнгән темалар туды. Г.Нигъмәти 4) Берәр эшкә куелу, вазифа йөкләтелү. Легионның командирлыгына Белевич билгеләнде. Ш.Усманов. Ильченко икенче ротага билгеләнгән иде. Г.Әпсәләмов. Озак та үтмәде, әни Казаннан кырык чакрымнар чамасы арадагы Шәле авылының башлангыч мәктәбенә укытучы итеп билгеләнде. А.Расих 5) Аерып куелу, аталу, багышлану. 18 нче елның дүртенче апрель көне Оренбург тарихында зур канлы тап белән билгеләнде. Ш.Усманов. Шәйхаттар бабай, Шәехтайны гына түгел, сабанга билгеләнгән өч атның һәркайсын тәрбияләүдә тырышлык күрсәтте. Г.Гобәй. Старостаның бер кулында яшел чапан – бусы беренче килгәнгә, икенче кулында зур сөлге – бусы икенче килгәнгә билгеләнгән. Г.Ибраһимов Билгеләнә бару к. билгеләнеп бару Билгеләнә башлау Билгеләнергә тотыну. Шул борылыш билгеләнә башлау белән, күрәсең, дипломатия өлкәсендә ниндидер җанлану күзәтелә. М.Гайнетдинов Билгеләнә төшү Тагын да билгеләнү Билгеләнеп алу Кыска гына вакытка билгеләнү Билгеләнеп бару Бер-бер артлы билгеләнү; һәрберсе билгеләнү Билгеләнеп бетү Тәмам, ахырга кадәр билгеләнү. Нәтиҗәдә, тикшерү объектының чикләре төгәл билгеләнеп бетми кала, бер үк әсәрне музыка белгечләре – бер аспекттан, ә филологлар икенче аспекттан чыгып тикшерәләр. К.Миңнуллин. --- җөп бетемнәр йомшак һәм көчсез булалар: боларда строфадагы (төргәктәге) сүз сөреше белән икенче кисәк алдан билгеләнеп бетә. Х.Туфан Билгеләнеп җитү Тәмам ачыклану. Күренгәнчә, 1921–1924 еллардагы эшчәнлек нәтиҗәсендә, ТТГКның юнәлешләре, бурыч һәм максатлары тулысынча билгеләнеп җитә. З.Кириллова Билгеләнеп калу Билгеләнергә өлгерү. --- башы Урал тауларының көньяк районнарыннан – Түбән Иделгә, аннан Идел аша Тынга (Донга) кыпчак кабиләләренең кубарылып күчүе белән билгеләнеп кала. Т.Кәримов Билгеләнеп килү Һәрвакыт, даими билгеләнү Билгеләнеп китү к. билгеләнеп узу Билгеләнеп куелу Алдан ук билгеләнгән булу. Ерткыч поручикның бармагын тешләп өзгәннән соң, инде аның алдагы үсеш юлы нык билгеләнеп куела. Г.Нигъмәти. Кеше тормышында барлык нәрсәләр алдан билгеләнеп куела, аның үзеннән гомер юлында очраган хәлләрдән дөрес һәм тиешенчә файдалана белү генә таләп ителә. Г.Тавлин Билгеләнеп тору Берсе беткәч, икенчесе билгеләнү; һәрвакыт билгеләнү Билгеләнеп узу Билгеле итү, үткәрелү. Юбилей, зур тантана белән, бөтен Русиядә билгеләнеп уза, Г.Ибраһимовка хәтта Хезмәт Герое дәрәҗәсе дә бирелә. Рәмзи Вәлиев Билгеләнеп үтелү Беррәттән, сүз уңаенда билгеләнү. Казан арты сөйләшләреннән, ул тагын бары Лаеш сөйләшендә генә билгеләнеп үтелгән. Д.Рамазанова |