БИЛГЕЛӘМӘ и. 1) Нәрсәнең дә булса эчтәлеген, асылын, төп сыйфатын ачып бирә торган, төгәл һәм кыска итеп әйтелгән аңлатма. Һәм тарихчыбыз да мондый билгеләмәдән, озакламый, баш тарта. С.Алишев. Вертикаль почмаклар турындагы мәсьәләне тикшергәндә, без --- вертикаль почмакларга билгеләмә бирдек. Геометрия . Грамматик билгеләмә. Математик билгеләмә 2) Билге, тамга. Бер төрдән булган мәкальләрне сайлап җыярга кирәк булса, --- бөтен китапны укып чыгарга, анда үзеңә билгеләмәләр ясап, --- меңнәрчә юлны күчереп алырга туры килә. Н.Исәнбәт. Муен һәм бил кебек билгеләмәләрне инкяр иткән шушы өч түгәрәк, коридор буйлап тәгәрәп кенә килде дә, бильярд өстәле янында тукталып калды. М.Галиев |