БИЛГЕ и. 1) Аерылып торсын өчен салынган тамга. Археологлар маңгай турысында билге тишек булган тәкә башы да тапканнар. Г.Гыйльманов. Салкын чишмә суын эчкән саен Билге ясап барган талым бар. Ә.Ерикәй. Айсылу, цифр баганалары белән янәшә, карандаш белән ясаган ниндидер билгеләр күреп, елмаеп куйды. Г.Бәширов

2) Хәбәр, сигнал бирү чарасы, символ. Таң әтәче кычкыра – Аерылуның билгесе. М.Фәйзи. Бу – сугышка чакыру билгесе. М.Җәлил

3) Нәрсәне дә булса белгертә, сиздерә торган күренеш; галәмәт. Табигатьтә яз билгеләре күренә башлады. Г.Гобәй. Дугласның йөзендә бу юлы авыр уйлар билгесе сызылып калды сыман. Р.Ишморат. Сабыйларның күбесендә умыртка сөяге кыйшаю (сколиоз), сизелер-сизелмәс бөкре чыга башлау билгеләре күреп, йөрәгем әрни. Сөембикә

4) Нәрсәне яки кемне дә булса танырга ярдәм итә торган характерлы сыйфат, үзлек, үзенчәлек. Мансуров, гүя, Нәфисәнең йөзеннән үзе күрергә өмет иткән ниндидер бер яңа билге эзләгән сыман, аңа озаклап карап торды. Г.Бәширов. Француз телен белү, Париж шәһәрен күрүләр һәрбер алдынгы рус кешесе өчен культура билгесе итеп саналган. Н.Исәнбәт. Менә-менә хәтернең алгы ягында гына бу охшашлы сурәт тора, ләкин илле еллык үлем, кабер тереклеге ул сурәтнең исемен оныттырган, билгеләрен җуйган. Ф.Әмирхан

5) Тышкы йогынты тәэсирен күрсәтә торган эз. --- күгәрү билгесе төшә башлады. Ш.Усманов. Эштән кайткач та, [хуҗа] атларның ял асларын, муеннарын тотып карый. Әгәр дә гадәттән тыш тирләү яки камыт тию билгесе була калса, ул атны йөртүчегә яхшы сүз юк. М.Гафури

6) Билгеле бер шартлы мәгънә белдергән тамга. Вахит Хөҗҗәтович, әллә бернинди дә тыныш билгесе куймыйм микән, ә? М.Галиев. Бара-тора, стеналардагы + билгеләре бозыла, төртеп күрсәтүләр бетә. Г.Гобәй. Язу билгесе икәнлеген белмәгән кешегә иероглифның йорт салыр өчен ясалган сызык булып тоелуы мөмкин. М.Юныс

7) Келәймә, тамга. Фирма, фабрика билгесе

8) Биш баллы системада белем яки тәртип дәрәҗәсен билгели торган бәяләмә. Ведомостька әле нибары унбер билге куелган. М.Мәһдиев. Хәзер менә, «начар» билгесе булгач, мине пионерга алмаслар инде, дип хафалана. Р.Хафизова. – Менә бабай, монда бер генә «урта» билгесе дә, «яхшы» билгесе дә юк, һәммәсе – «отлично», – ди. М.Гали

9) Значок. Иңбашындагы погоннарына һәм җиз билгеләренә караганда, егет танкист иде. Ә.Еники. Андыйларга, бөтен шартына туры китереп, честь бирергә, күкрәк билгеңнең номерын атап, үзең турында белешмә ирештерергә туры килә. Ф.Хуҗин

10) Билгеле бер нәрсәнең тамга булып хезмәт итә торган сурәте, рәсеме. Йортым ишеген саклап, сакчы йөри, җиңнәрендә – «сөңге» билгесе. М.Җәлил. Иткән тәҗәссем Халыкның көчен Бу Кызыл байрак – Шуның билгесе. М.Гафури

11) тар. Укый-яза белмәүчеләр өчен имза ролен үти торган тамга, сурәт, рәсем. Көрәк билгесе. Сәнәк билгесе

12) Кемнең дә булса теләген, боерыгын белдереп, берәр нәрсә турында баш, кул хәрәкәте белән кисәтеп ясалган ишарә. Вахит, үзенең алыну билгесе иттереп, кулын гына селки. М.Гафури. Миңа карап тор, мин сиңа билге бирермен. Д.Аппакова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә