БИЛБА’У и. 1) Киемне бил турысыннан бәйләп куяр өчен, каештан, тукымадан һ.б.ш. нәрсәләрдән эшләнгән тар һәм озынча тасма, пута, кушак. Аптырабрак торган Габдулланың билбауларын чиштеләр, бишмәтен һәм бүреген салдырдылар. Ә.Апуш. Тирмә белән учак арасында ак җиләнле, билбауларына төрле пычаклар аскан бавырчылар чабып йөри иде. Р.Зәйдулла. Тикшерергә килүчеләр чын ясау булып киенгәннәр: өсләрендә – яхшы тун, аякта – һәйбәт күн итек, билләрендә – билбау. Г.Бәширов

2) Юбка, чалбар кебек киемнәрнең, кысып торсын өчен, бил турысына беркетелеп тегелә торган озынча тукыма

3) спорт Спортның айкидо, каратэ һ.б.ш. төрендә спортчыларның, осталыгы арта барып, уңышка ирешкәннәренә бирелә торган төрле төстәге (зәңгәр, шәмәхә, кара) тасма. Мин сине кара билбау дип ишеттем, дөресме? Ә.Хәбибуллин

4) спорт Татарча көрәштә билгә салып алыша торган киң тукыма. Бүген билбау көрәше буенча илледән артык илдә федерация төзелгән. А.Гафиятов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә