БИЛӘ’Ү III и. 1) Яшь баланы төрә торган чүпрәк, җәймә. Биләүгә төргән баланы беләгенә салып алган яшь ирне мин үзем күрдем. М.Кәрим. Мин җылысын тойдым сабыемның, – Биләвендә ята беләгемдә. Н.Сафина. Мин аның биләвен сүтеп, кечкенә гәүдәчеген җентекләп капшап тикшердем. Ватаным Татарстан. Мөдәррис абый белән Гөлүсә апа гаиләсендә төпчек – дүртенче бала булып аваз салган нәни Гүзәл исә, биләүдә чакта ук, әнә шул гармун моңына кушылып елый да елый, елый да елый. Мәдәни җомга 2) күч. Биләүләп төрелгән яшь бала. Өйгә кергәч ул [хатын], биләвен ике куллап кочаклаган килеш, ишек төбендә тукталып калды. Азат хатын |