БИЛӘ’Ү II ф. 1) Сабыйны биләүгә урап, кысып бәйләп кую. Ефәк нурын биләү итеп, Кояш мине биләгән. Ә.Ерикәй. Биләү – баланың тәртипле, тәрбияле булуының шарты. С.Шәрипова. Әниең сине тапкач, сөя-сөя, Ап-ак биләүләргә биләгән. Б.Рәхмәт

2) Гомумән бала табып, тәрбияләп үстерү. Әниебез өч бала били: Зәйнәп исемлесе бик бәләкәй чакта ук дөнья куя; апам Фәүзия исән-сау; без фәкыйрегез, шыгырдап алгаласа да, яши бирә. К.Миңлебаев

3) Гомумән урау, кысып бәйләү. Комач белән биләде дә Алып китте елгага. Ф.Әмирхан

Биләп алу Тиз генә биләү

Биләп бетерү Биләү эшен төгәлләү; нык итеп биләү

Биләп кую Биләнгән хәлгә китерү; алдан биләү. Мине кемдер --- биләп куйды ирексезләп. М.Гафури

Биләп тору Әле, хәзерге вакытта биләү

Били башлау Биләргә тотыну

Били бирү Биләвен дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә