БИЛӘ’Ү I ф. 1) Нәрсәгә дә булса ия булу, хуҗа булу. Олыслар биләгән эре феодалларны «бәкләр» яки «биләр» һәм «әмирләр» дип йөрткәннәр. Г.Дәүләтшин. Югыйсә, шундый байлык биләп тә ярлы-ябагай белән туганлаша микән ул... Г.Минский 2) Яулап, басып алу; буйсындыру. Мәйдан ачылды яңа көчләргә: Кызыл байракны Бердәм кулга алып, Җирне биләргә... М.Гафури 3) Нинди дә булса урынга урнашу, вазифа тоту, урынга хуҗа булу. «Бердәмроссиялеләр» Россия Президенты Владимир Путинга партия рәисе вазифасын биләргә тәкъдим итәчәк. Акчарлак. Сөт-ит тапшыру буенча алдынгы урыннарның берсен билиләр. Татарстан яшьләре. Безнең ил тәмәке тартучылар буенча дөньяда 4 нче урынны били. Мәдәни җомга 4) Билгеле бер территорияне алып тору . Инде без төпләнәсе урынга килсәк, --- дүрт тарафлардан да адәм баласы үткесез тайга биләгән. М.Хәсәнов. Ул уникегә уналты метр чамасындагы мәйданны били. Т.Нәҗмиев. Республикада кышка чәчеп калдырган җир 790 мең гектардан артык мәйданны били икән. Татарстан яшьләре 5) күч. Үзенә җәлеп итү, буйсындыру, чолгап алу (уйлар, хисләр һ.б.ш.). Зәңгәр күктән җир йөзенә әйтерсең лә, кояш нурлары түгел, шатлык түгелә һәм бөтен тереклекнең күңелен били. Р.Хафизова. Яшь тән кайнарлыгы бөтен барлыгын били. М.Галиев. Тып-тын өй эчен әнисенең рухы биләгән. Н.Хәсәнов 6) күч. Үтмәскә, кермәскә тиеш урыннарга, акрынлап, аз-азлап үтү, үтеп керү, чорнап алу. Суык иң әүвәл арканы биләде, астан – өскә, өстән аска йөрде дә күзәнәкләрдән җылыны куып чыгарды, үзе җылы урынына оялады. А.Гыйләҗев Биләп алу Тоташ чолгау, тулысынча биләү. Гаҗиләне кинәт курку хисе биләп алды. Ә.Гаффар. Мостафаны моңсу уйлар биләп алды. Ф.Сафин. Аның күңелен ниндидер ярсулы көй биләп алды. Р.Хафизова Биләп бару Аз-азлап, акрынлап биләү. Зәңгәр күзле бу егет аның бөтен күңелен биләп бара иде... Ф.Бәйрәмова. Инглиз теле бөтен дөньяга ургылып тарала, яңадан-яңа илләрне һәм халыкларны биләп бара. Р.Хәкимов Биләп бетерү Күп җирне, тоташ басып алып биләү Биләп килү Хәзерге вакытка кадәр биләү, еллар дәвамында биләү. Ш.Галиев иҗатында яшьлек һәм мәхәббәт темасы һәрвакыт зур урын биләп килде. Т.Галиуллин Биләп кую Алдан биләү. --- шулвакыт кырларның шәбрәкләрен һәм зурракларын, сайлап, үзләре өчен биләп куялар... Х.Хәмидулла Биләп тору Хәзерге вакытта, әле биләү; тирә-юньгә таралган булу. Бу аның игътибарын һәммәсеннән озаграк биләп торды. Ә.Фәйзи. Фонтанлы бассейннары белән ул бөтен бер кварталны биләп тора. С.Сөләйманова Биләп утыру к. биләп тору. Алексеевск – Кама буендагы тигез уйсулыкта ярыйсы ук зур мәйданны биләп утырган матур гына посёлок икән. Г.Тавлин Били башлау Биләргә тотыну. Иябашның Әсәт бай белән алар Кырлай тегермәнен бергә били башлаганнар. Ә.Фәйзи Били бару к. биләп бару Били төшү Тагын да бераз биләү |