БИЛӘМЧЕ и. 1. Биләмдә күп йөрүче кеше; кешедән-кешегә йөреп, көнен бушка уздыручы кеше. Тәртә башын яндырган Яндык-көйдек Теләнче Кара китән Биләмче. Н.Исәнбәт. Өйдә микән әле ул биләмче Миңнурый?! А.Гыйләҗев 2. с. мәгъ. Биләмдә йөрергә ярата торган. Кайдандыр ике-өч биләмче кырыкмыш килеп чыгып, байтал тирәсендә өерелеп, зур гауга чыгардылар, тешләшеп тибештеләр. А.Хәлим |