БИЛӘМӘ и. 1) Аерым кеше кулындагы күчми торган хосусый милек. Бер җилкапканы кыю гына ачып, биләмә түрендәге ике катлы виллага кереп китте. Т.Әйди. Чокырның аргы ягында, Адиҗаннар турысында, Хәят әбинең биләмәсе иде. К.Миңлебаев. Егет, хәтта, үзенең булачак биләмәләрен карап, билгеләп йөри башлый. Г.Гыйльман

2) Аерым илгә, өлкәгә, оешмага караган урыннар. Мәскәү хөкүмәте әлеге Нугай Урдасы биләмәләренә 1650 елларга кадәр керергә җөрьәт итми. М.Әхмәтҗанов. Президентыбыз китүгә, район биләмәсенә урнашкан предприятиеләрдә, оешмаларда, акционерлык җәмгыятьләрендә, мәгариф, мәдәният йортларында һәм авылларда иң яхшы Яңа ел чыршысына игълан ителгән район конкурсына йомгак ясагач, акчалата премияләр билгеләнде. Т.Нәҗмиев. Мондагы кайбер авылларның аларга биләмәгә бирелүе дә язма истәлекләрдә шактый ачык чагымлана. М.Госманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә