БИЛӘМ и. Бер эшсез, максатсыз, өйдән-өйгә кереп, сөйләшеп утырып, бушка уздырылган вакыт. Биләм бозау имезә. Мәкаль. Кичә Халисә урамга, бераз һава сулап кайту теләге белән, биләмгә чыкты. Ә.Гадел. Ул – иң ялкау, иң диндар, биләмгә, кунакка йөрүне генә ярата торган карчык. А.Гыйләҗев ◊ Биләмдә йөрү Өйдән-өйгә кереп, кеше хәлләрен белеп, үз эчен бушатып, бер эшсез, максатсыз вакыт уздырып йөрү . [Касыймхан:] Ирен көткән хатын биләмдә йөрми ул. Т.Гыйззәт. Дөресен генә әйткәндә, тиктомалдан каядыр биләмгә йөрүне ул өнәми дә. Р.Кәрами |