БИЛ и. 1) Гәүдәнең күкрәк белән янбаш арасындагы нечкәреп торган өлеше. Буе зифа, биле өзелә алырдай нечкә. Г.Әпсәләмов. Гел иелеп тора-тора, Галиулланың биле сызлый, күз аллары караңгылана башлады. И.Гази. Валия бер кулын Ярмөхәммәтнең муены астына куеп, икенчесен аның биленә салып, изрәп йоклый. Р.Батулла. Аның югалып калуыннан файдаланып, Көяз мыек Машаны биленнән эләктерде һәм, өертеп, уртага алып кереп тә китте. И.Салахов 2) Киемнең билгә туры килгән урыны. Зифа, озын буйлы хатын-кызларга җыйнак тегелгән күлмәк – туры итәкле, кысасы тәнгә сыланып торган яки иркен күлмәк, шулай ук итәк тотылган киң юбка, клешлап «тулы клеш» яки «ярым клеш» тибында, билен бөреп теккән һәм плесселы, гофрелы юбкалар кияргә тәкъдим ителә. Йорт эшләре 3) Озынча әйберләрнең нечкәреп яки башка төс белән аерылып торган урта бер җире. Аяк табаны билсез. Армиягә ярамый. М.Җәлил. Кызыл билле ак машина мине әкрен генә этеп алып бара башлады. Г.Гомәр 4) махс. Хайван (гадәттә атның) аркасының ияр куела торган батынкы җире. Ә мин әйтәм: – Малай булсын, исемен анда табарбыз, әле тумаган тайның билен сындырып куяр хәл юк, – дим. Казан утлары 5) геогр. Ике тау түбәсе арасындагы батып торган урын ◊ Бил бәйләү к. бил буу. Бил бөгү 1) Бик тырышып, барлык көчен куеп эшләү; 2) Кемгә дә булса эшләү, хезмәт итү. Ялланып, кемгәдер бил бөгү беркайчан да тиешле нәтиҗәгә ирештерә алмый. М.Юныс; 3) Буйсыну, ихтыярында булу; 4) Ялыну, ялвару. Бил буу Нинди дә булса эшкә ныклап керешергә әзер булу (тору). Билгә сугу Кыен хәлгә калдыру. Бил кузгалу Кинәт бил авырта башлау; радикулиттан интегү. Билсез калу сөйл. Авыр эштән, бик күп йөрүдән бил сызлый башлау, янбаш сөякләре бик нык авырту, турая алмау. Бил тиңентен Бик тирән. Төнге юлдаш, карга бил тиңентен бата-чума, зиратка кереп китә. В.Нуриев |