БИКЛӘ’Ү II ф. 1) Сүз, шигырь, җыр һ.б.ш.ны күңелдә калдыру, ятлау, кат-кат кабатлап, истә, хәтердә калдыру. Шигырьләрнең иң кәттәләрен яттан белә, Некрасовны, Һейнены күңеленә бикләгән, урысчаны су кебек эчә. А.Гыйләҗев. Бу поэманы без яттан бикләдек. М.Мәһдиев 2) Истә калдыру, онытылмаслык итеп, хәтердә саклау. Әхмәтсафа, көттереп тормыйча, кайчандыр күңеленә бикләгән юлларны яңартты. Ф.Сафин. Ә ул барысын да күңеленә бикләгән. Г.Әпсәләмов. Инде карт кешенең биргән киңәшләрен өстән генә укып үтмәгез, Күңелегезгә алып бикләгез! Һ.Такташ Бикләп алу Тиз генә бикләү, бикләргә өлгерү. Бик күп тапкырлар әйтелә торган гади сүзләр --- һөҗүм алдындагы сәгатьтә бөтенләй башкача --- яңгырадылар, һәм Газинур аларны, яхшы җыр кебек, күңеленә бикләп алды. Г.Әпсәләмов Бикләп бару Һәрберсен, булган берсен бикләү. «Бигрәк кызык икән, әни», – дип, исе китеп, сөйләгән бер китабымны хәтеренә бикләп бара. Ф.Шәфигуллин Бикләп бетерү Онытылмаслык итеп бикләү, тулысынча, ахырга кадәр бикләү Бикләп җиткерү Онытылмаслык итеп, ахырга кадәр бикләү Бикләп йөрү Кат-кат кабатлап бикләү Бикләп карау Бикләргә омтылу Бикләп кую Алдан ук бикләү, мәңге онытылмаслык итеп бикләү Бикләп тору Даими рәвештә бикләү Бикләп чыгу Башыннан ахырына кадәр бикләү Бикли бару к. бикләп бару. --- газета-журналларда укыган яки берәр төштә ишеткән һәр мәгълүматны хәтеренең аерым бер кирәгрәк түренә бикли бара, кызыксынуы торган саен көчәя төшә. Р.Фәйзуллин Бикли башлау Бикләргә тотыну Бикли язу Шактый бикләү, бикләп бетерерлек булу |