БИКЛӘ’Ү I ф. 1) Ачыла, ябыла торган нәрсәне йозак, бикләвеч һ.б.ш. ярдәмендә ачылмаслык хәлгә китерү, биккә кую, биктә тоту, йозаклау. Кают-компанияне бикләгәннәр. М.Юныс. Аннары, һәр кеше үзе бара да, алып кайтып, келәтенә бикли. И.Гази. Мәдинә, иртәгә китсәм – яхшырак буласы икән, дип уйласа да, Гатаулла капканы бикләп өлгергән иде. К.Нәҗми 2) Юлны, каналны һ.б.ш.ны нәрсә белән дә булса томалау, каплау, ябу. Тишекне берәү дә бикләмәгән, су бикләгән булып чыкты. И.Гази 3) Кемне яки нәрсәне дә булса, чыга алмаслык итеп, эчке якта калдыру яки беркем дә ачып ала алмаслык итеп урнаштыру, бикләнгән нәрсә эчендә калдыру. Салкын базга бикләр салып, Каравыллар куелган. Т.Гыйззәт. Менә бу кәгазьләрне шкафка биклә. Г.Камал 4) Нәрсәнең дә булса эшчәнлеген, яшәвен туктату. Ә биш айдан, ячейканы бикләп, Кузгалдык без туган авылдан. Ш.Маннур 5) күч. Каян да булса үтеп керергә, алга китәргә мөмкинлек бирмәү, киртәләү, тоткарлау, кыенлаштыру. [Сандецкий] Кайсы төбәккә нинди көчләр беркетеләчәген аңлатты: – Менә бирегә – елга аръягына – юнкерларны чыгарам. Прапорщиклар школасы дамбаны бикли. К.Нәҗми 6) күч. Берәр сәбәп белән тоткарлану, нәрсә булса да комачаулау. Язгы ташу юлларны бикләде 7) күч. Кисү, юк итү, бетерү. Юк сиңа кешечә көн итү, Бикләдең син гомер юлыңны, Дошманың алдында, егетем, Бер, куркып, күтәргәч кулыңны. М.Җәлил 8) күч. Үзләштерү, кеше малын үзенә алу, үз милке итү. Алпавыт малы – синең малың түгел ул, ә халыкныкы! --- Алып кайтып, үз келәтеңә яисә үз абзарыңа бикләргә хакың юк синең. И.Гази 9) күч. Теләк, хис, омтылышларны тыю, ирек бирмәү, юл куймау. Салкын яңгырлар да, аяк астының пычрагы да, җилле-яңгырлы болытлар да революция белән ашкынган халыкларны өйләренә бикли алмадылар. Г.Ибраһимов Бикләп алу Бик тиз, кыска вакыт эчендә бөтен яктан да бикләү. Әсфәндияр капканы бөтенләй бикләп алырга боерды. Б.Рафиков. Бүлмәсен эчтән бикләп алды. Х.Камалов Бикләп бару Рәттән, бер-бер артлы бикләү Бикләп бетерү Барысын да, бар яклап бикләү, бөтен бикләвечләргә дә бикләү Бикләп йөрү Һәрвакыт бикле тоту. Урынны сезгә өйгә җәябез. Тәрәзәләр ачык, ишек тә ачык. Без бикләп йөрмибез. А.Гыйләҗев Бикләп калу Артыннан ук бикләү. Суси эчтән капканы бикләп калды. Н.Фәттах Бикләп калдыру Бикләнгән хәлдә тоту. Мондый чакта эч пошырып буталып йөрмә, дип, өйдә бикләп калдырсалар да, берни эшли алмыйсың. Т.Миңнуллин Бикләп китү Үзеңнән соң бикләнгән хәлдә калдыру; өстән бикләү. Юләр нәрсә, аны алдан сандыкка салып, кладавайга бикләп китәргә ярамаган икән. Г.Камал. Соңыннан, йөрәге кага башлагач, йоклаган кызының битеннән үпте дә ишегалдына чыкты. «Район үзәге зур, бикләп китәргә кирәк», – дип уйлады ул. З.Мәхмүди Бикләп кую Ача алмаслык итү, бикләнгән хәлдә тоту. Элек Гыйльметтиннәр Фатыйманы бикләп куйган кебек, мине бикләп куярлар. М.Фәйзи. Һәм китапны, хәзрәт кулыннан алып, шкафларына бикләп куйды. Ф.Әмирхан. Проводница, Искәндәрнең иске елда төшеп калуыннан курыккандай, вагон ишеген бикләп куйды. Р.Вәлиев Бикләп тору 1) Һәрвакыт, гел бикле тоту. Шатлыкларның искеләрен саклап, Көч-хәл белән җанны бикләп торам. Н.Сафина 2) Әле, хәзерге вакытта бикләү; вакытлыча бикләү. --- терлекләреңне дә, Равилеңне дә килендәшең Нәсихага калдырасың, ул карый торыр. Ә өеңне бикләп торасың. В.Нуруллин Бикләп утыру к. бикләп яту. Соңгы вакытларда җырчыбыз грим бүлмәсенең ишекләрен бикләп утыра башлады. К.Кәримов Бикләп яту Әле, хәзерге вакытта эчтән бикле итү Бикли башлау Бикләргә тотыну. Өстәлдәге әйберләрен җыеп, тартмаларын бикли башлады. Х.Камалов |