БИКЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. бикләү. Тоткыннар, үзләренең алданганлыкларын сизеп, ишеккә килгәндә, тимерле калын ишек бикләнеп өлгергән иде инде. Г.Гобәй 2) Үзең эчке якта калып, башка кеше кермәсен өчен, ишекне бикләп кую. «Батырның тавышы-тыны юк, өенә бикләнде, ахры», – дип көлделәр. А.Алиш. Келәткә Вәсилә янына кереп бикләндем. Ф.Хөсни. Күз-колак салып кайтыйм бер, дип барсам, кызлар торагы ишеге төбендә, кулларына тоткан чүпрәк-чапракларын берсе икенчесеннән ничек тә яшерергә тырышып, өч-дүрт данә егет шыбырдашып йөри, ә ишек эчке яктан бик ныклап бикләнгән. Ф.Хөсни 3) Үткәрмәү, тоткарлау, ябылу. Чат саен милиция, юллар бикләнгән. И.Таһиров 4) күч. Нинди дә булса урынга яки эшкә бәйләнеп, мавыгып, шуннан китә алмау; аралашмау, тар эшчәнлек белән чикләнү. Һиммәтсезләр, сәүдәләренә бикләнәләр дә, гомуми эшләрнең һәммәсеннән качалар. Ф.Әмирхан. Ул болай да авыл тормышыннан суынып, үз гаиләсе эченә бикләнү ягына ауган кызы Мәрьямне, бар көче белән, шул тупас мужик кызлары белән катыштырмаска, уйнатмаска тырыша. Г.Ибраһимов. Татар элек үз дөньясына бикләнеп яшәгән. Т.Миңнуллин 5) күч. Кичерешләрен белдермәү, хисләрен, уйларын үз эчендә саклау. Ул үз-үзенә кереп бикләнә, тимер ишеккә артын куеп баса да тыгыз такталар белән томаланган, пыяласы зәңгәрсу карага әйләнгән сукыр тәрәзәгә карап тора. А.Гыйләҗев. Тора-бара, үз-үземә бикләндем, уйчанландым. Р.Вәлиев. Без наданнарның эче – тышта, ә сезнең тышыгыз да эчкә бикләнгән. Р.Сибат 2. бикләнеп рәв. мәгъ. Ялгыз калып, беркемне дә катыштырмыйча. Серебряковның кысан каютасына бикләнеп, алар бик озак сөйләшеп утырдылар. И.Гази Бикләнә бару к. бикләнеп бару Бикләнә төшү Тагын да ныграк бикләнү Бикләнә язу Чак бикләнми калу Бикләнеп алу Тиз генә бикләнү, эчтән бикләнү Бикләнеп бару Торган саен ныграк бикләнү. Кәшиф уйларына бикләнеп барган Ринатка дәште. Н.Хәсәнов Бикләнеп бетү 1) Бөтен бикләргә дә бикләнү 2) Бөтенләй, тәмам бикләнү Бикләнеп йөрү Озак вакытлар, гел үзалдына бикләнгән булу. Озынчарак аксыл йөзле, үз уйларына бикләнеп йөрергә ярата торган кыз Әхмәтсафаның бөтен күңелен биләп алды шул. Ф.Сафин Бикләнеп калу 1) Ача алмаслык булып, эчтә калып бикләнү, бикләнгән хәлдә калу. Котсыз-шыксыз караңгы базда бикләнеп калуын башына сыйдыра алмады. В.Нуриев 2) күч. Алга үтәргә, китәргә мөмкинлекләр булмау, көтелмәгән тоткарлыклар килеп чыгу. Инде, бер-ике адым атлар-атламас, Оренбур өязеннән дә үтә алмый, шушы авылда бикләнеп калсам, атамның үзеннән дә, малыннан да, фатихасыннан да ваз кичеп чыгуымның күпме генә әһәмияте кала! М.Фәйзи. Эчтә – күңелдә бикләнеп калган, хәрәкәткә әверелмәгән күпме талпыну борчый безне. Ш.Галиев Бикләнеп кую 1) Алдан ук бикләнгән хәлгә китерү 2) Ялгыш бикләнү Бикләнеп тору Вакыт-вакыт бикләнү, бикле хәлдә булу. Кичә килдем, кичә ишегеңне ачмадың, бүген килсәм, бүген, дәшмичә, бикләнеп торасың. К.Тинчурин Бикләнеп яту 1) Бикләнгән хәлдә булу. Бетсен инде киң җиһанда тар каберләр тарлыгы! Бетсен инде бикләнеп яткан каруннар сандыгы! Ш.Бабич. – Нәрсә син кояш батмас борын бикләнеп ятасың? – диде Шәмсүн, керә-керешкә. А.Вергазов 2) Озак вакытлар бикләнү, кеше белән аралашмау. [Габбас] Төннәр буе үзенең бүлмәсендә шешәләре, бүрәнкәләре арасында бикләнеп ята. Ш.Камал |