БИКӘЧЛӘ’Ү ф. Туйдан соң кияүнең, киленне үз өенә алып кайтканчыга кадәр, кыз өенә килеп йөрүе; кияүләп йөрү. Болар бикәчкә беркөнне чыгып киттеләр. Бикәчләделәр дә берничә көннән соң кайттылар. Әкият Бикәчләп алу Билгеле бер вакыт аралыгында бикәчләү Бикәчләп йөрү Әле, хәзерге вакытта бикәчләү Бикәчләп яту Озак вакытлардан бирле бикәчләү. Үлем куркынычы борын төбендә торган бер заманда, мөселман комитетының президиум әгъзалары бикәчләп яталар. К.Тинчурин |