БИКӘЧ и. 1) Димләнгән, ярәшелгән кыз; кәләш. Мин үземнең бикәчтән хат алдым. Ш.Камал. Күтәр, күтәр, касәң күтәр Яшь бикәчләр хакына. Ф.Бурнаш

2) сөйл. Кияүгә әле яңа гына барган яшь хатын. Котлы булсын яшь бикәч! Н.Исәнбәт. Әмма яшь бикәчкә ярты дәүләтемне яздырам, Алла боерган булса. Ш.Камал. Шәһәр бикәче булса да, инде юкарыбрак калган чәчләре толымга үрелгән, аңардан исә, җыйнакландырып, причёска ясалган. Мәдәни җомга

3) диал. Теше, инәк. Бикәч бәрән

◊ Бикәчкә керү Кияүнең беренче кич кыз янына керүе. Шакир бикәчкә керде һәм аның янында дүрт көн торды. Ш.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә