БИКӘРГӘ рәв. 1) Бер дә юкка, сәбәпсезгә, нигезсезгә, тиктомалга. «Чыбыксыз телефон» дип, бикәргә атыйлар алайса үзеңне, Әнвәрия. А.Гыйләҗев. Син дә безне бикәргә харап итмә! М.Фәйзи

2) Бер дә файдасызга, мәгънәсезгә, бушка. Актык сәгатеңдә ирек бирәм, сөйлә, сөйлә, егет, бикәргә. Ф.Бурнаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә