БИКӘ и. иск. 1) Бай, би(к) хатыны. Бикә бизәнгәнче, туй беткән. Мәкаль. Бу хәрәкәт эчендә, гәрчә, ярлы мөгаллимәләр бик күп булса да, алар да, шул дәвернең теләвенчә, һәртөрле бикәләрнең биргән тонлары буенча бардылар. Г.Ибраһимов. Буржуй хатыны бикә Ничек итеп көн итә? Актык көннәре җитә. Г.Камал 2) Бай хатыннарын олылап, аларга мөрәҗәгать итү сүзе. Кая, бикәм, менә монда утыр әле. Д.Аппакова 3) Исемнәргә ялганып, туташ, ханым, мәгънәсен белдерә. Зыя Мәрьямне сөя, өйләнергә дә әзер, ләкин шул хакта ата-аналарына яки Фатыйма бикәгә, барып, бер сүз әйтә алмый. Г.Нигъмәти. Шәмсеҗиһан бикәләргә куркулык коярга барган идем дә, шуннан кайтышлый, тукта, кереп, хәлләрен белеп чыгармын, ни эшләп торалар икән, дип кергән идем. Г.Камал 4) сөйл. ирк. Кушма сүзләрдә иркәләп әйтү яки берәр сыйфатка ия булуны ишарәли торган икенче кисәк (мәс.: мыраубикә, сөтбикә, иркәбикә). Бүген сиңа, кечкенә мияубикә, контролёр кыз Равилә юк шул, отгул алган. Н.Хәсәнов. Бу юлы да икенче яктагы өстәл янында китаплар биреп торучы хуҗабикәгә табан китеп бардым. К.Миңлебаев |