БИКАСАП и. фар. 1. 1) Ярым ефәк буй-буй тукыма. Ул чапан әдрәстән, бикасаптан, саранчыдан, бәнаристан була. К.Насыйри

2) Шул тукымадан тегелгән кием. Ул әле оялмас, шушы бикасапны да үзенеке дияр. Н.Исәнбәт

2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән. Моның хәлфәсе дә --- озын мәһабәт буйлы, сөрмә тарткан җитди күзле, ак бикасап чапан кигән кеше. Ә.Фәйзи. Сафа карт – аягында читек-кәвеш, чалбарсыз, тезенә төшеп торган аксыл буйлы бикасап камзул, башында Бохара кәләпүше, кулында комган булган хәлдә ---. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә