БИК III рәв. 1. 1) Гаять, көчле дәрәҗәдә, гадәттән тыш, чиктән ашкан, югары дәрәҗәдә, искиткеч, искитмәле. Хатын, акча күп чыкмаганлыгы өчен мин дә бик шатланам. Г.Камал. Кәрим бай, Кәрим бай! Эшең хәзер бик уңай! Т.Гыйззәт. Шулай бик озак барганнан соң, алда, бик еракта, кыр өстендә аз гына калкып, соры карамчык кына булып, бер авыл күренә башлады. Г.Бәширов

2) «Әйбәт», «яхшы» сүзләре төшеп калганда, шул сүзләрне алмаштырып килә, җитәрлек дәрәҗәдә яхшы, мәгънәсен бирә. Олы кызың Хәмдия туташ бик сәламәтме? Ф.Әмирхан. Бик исән, иптәш командир. А.Әхмәт. Нихәл, кызым, бик сәламәт кенә торасыңмы? Г.Камал. Үземә-үзем җавап бирә башлыйм: тукта, нәрсәдән куркып торам соң мин, үземне-үзем белмиммени мин, беләм, бик беләм... М.Әмир

3) сөйл. Фикергә катгыйлык төсмерен өсти: һичшиксез, әлбәттә. Аның фронтка үз кешесен җибәрергә бик хакы бар! Г.Бәширов. Бик дөрес әйтә. К.Нәҗми. Көттең, бик рәхмәт, ләкин мин ике генә көнгә кайттым. Г.Ибраһимов. Алам, бик алам. Г.Ибраһимов

2. кис. мәгъ. сөйл. Искитмәү, ризасызлык белдерү, кире кагу, мәгънәсендә. [Сафура:] Бик исем китте. А.Әхмәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә