БИК II и. 1) Бикләп кую җайланмасы; йозак, келә, бастырык, бикләвеч. Егетнең җавап сүзен дә көтмәстән, кортка, кискен хәрәкәтләр белән, ишеккә аркылы бик тә салып куйды. Я.Зәнкиев. Шулай бу табышмаклы хәлне берничек тә чишә алмыйча торганда, эчтән ишекнең биге алынган тавыш ишетелде, аннары ишек тә яртылаш ачылды. Г.Минский 2) күч. гади с. Төрмә, зиндан. Җиде кат бик астында, бер минутын төрмә күзеннән ычкындырмыйча сакларлык куркынычлы гайрәтле шәхесме ул?.. А.Гыйләҗев. Тәүлек узгач, ата-ана, Ак сакаллы картлар килеп, Гозер итеп яшь морзага, Итәкләрен аның үбеп, Коткарып алган биктән. Ш.Маннур |