БИЗҮ ф. Кешедән, нинди дә булса әйбердән, күнегелгән эштән, гадәттән тую, ошатмый башлау; ышаныч югалып, хисләр суыну. Тар кабернең куенына кердем, Котылдым дөньядан, Чөнки биздем дөньядан, Артык торасым килмәде. Ш.Бабич. Аларның мәдрәсәләреннән бөтенләй биздем. М.Гафури. Йортыңнан син шулай биздеңме? Н.Исәнбәт. Хәзер инде мин иңемә көянтә асудан күптән биздем. М.Маликова ◊ Бизәр булу Кемнән яки нәрсәдән булса да тәмам тую, күңел суыну. Белсәң иде шул Сирайдан бизәр булганымны. М.Фәйзи Бизә бару Торган саен ныграк бизү. Бергә уйнадык, бергә укыдык, күбрәк бергә булган саен, бизә генә бардым, җитмәсә, малай-шалай да үзенчә үртәгән була. Рифә Рахман. Без моңлы, эчтәлекле җырны тыңлаудан бизә барабыз. Г.Ибушев Бизә башлау Бизәргә тотыну. Әгәр Россиянең төрле төбәкләрендә яшәгән татарлар бер-берсеннән аерылган икән, әгәр үзләренең туган телләреннән бизә башлаганнар икән, аңа да Казан гаепле түгел, ул – әлеге дә баягы Россиянең имгәк милли сәясәте нәтиҗәсе. Т.Миңнуллин Бизә бирү Бизүен дәвам итү Бизә төшү Бераз бизү Бизә язу Чак кына бизмәгән, бизүгә якынлашкан. Заманында конфликтсызлык баткагына бата барган милли театрны тартып чыгаруга күп өлеш керткән, театрдан бизә язган тамашачыны залларга кире кайтарган, 60 яшендә арабыздан китеп барган драматургның [Хәй Вахитның] бу юбилее сизелми дә диярлек үтеп китте. А.Әхмәдуллин Бизеп бару Акрынлап бизү. Ата – улдан, ана кыздан бизеп бара. Р.Вәлиев. Шул тиле аркасында, яраткан эшеннән дә бизеп бара бугай инде. Р.Габделхакова Бизеп бетү Тәмам бизү. Соң, әйтмичә, оланнар үзеңнән бизеп бетәр. К.Миңлебаев Бизеп җитү Бөтенләй бизү. Алладан бизеп җиттек. М.Әмир. Мәгәр анда да әле җаны ул хәтле бизеп җитмәгән иде. М.Хәбибуллин Бизеп йөрү Әле, хәзер, гомумән бизгән булу. Чын яшәүдән бизеп йөрелгән... Р.Рахман. Дөрес, баштарак мин хатын-кыздан, ничек дим, гайрәтем чигеп, бизеп йөрдем. Ә.Еники Бизеп калу Кайсыдыр бер вакыттан, сәбәптән соң бизү. Биеклектән курыккан, көлүдән бизеп калган әнием аларны артык санады. Рифә Рахман Бизеп килү Акрынлап бизү Бизеп китү Көтмәгәндә, ниндидер сәбәп белән бизү Бизеп кую Кинәт бизү Бизеп тору Әле, хәзерге вакытта бизү; вакытлыча бизү. Гаделсез мөнәсәбәтләр аркасында «бизеп тору» да булырга мөмкин. Р.Низами |